Сенаж ташыганда гомере өзелгән егет турында авылдашлары: «Армиядән кайтып өй җиткерергә йөри иде»

27 июль көне Арча районының «Ватан» агрофирмасында сенаж ташучы  ике «КамАЗ» маңгайга-маңгай бәрелешә. Рульдәге егетләрнең икесе дә – Апаз авылыныкы. Һәлак булган Иршат Гомәров ярты ел элек армиядән кайта, эшли башлавына 2 генә ай икән әле. Апаздагы хәлләргә ачыклык кертер өчен без авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков белән элемтәгә чыктык.

– Иршатлар гаиләдә –  4 бала. Ике абыйсы, бер энесе бар. Ул өченче малай иде. Әнисе Гөлираның бөтен өмете шушы егеттә иде, – дип сөйли ул. – Армиядән кайтуга, Иршат Казанда эшкә урнашкан иде. Озак эшләмәде, әнисе чакыргач, монда кайтты. Гөлираның ире аерым яшәгәч, йортта ир кулы җитмәгәне сизелә иде. Беркөнне яннарыннан коймаларын да яңартасы бар икән дип узып киткән идем.  Бераздан Иршатның койма тотарга баганалар утыртып йөрүен күрдем. Күңелем шуңа сөенде. Булдыра торган малай икән бу, дип уйладым. Кирпечтән сала башлаган өйләре дә бар иде. Гөлира, шушы өйгә дә тотынырбыз, әкренләп улым белән җиткерә башларбыз, дигән иде.

Иршатның әнисе фермада сыер сава икән. Ике олы малай читтә эшли, кечкенәсе мәктәптә белем ала.

– Әниләренең хәле авыр. Бик елый. Арада иң йомшак баласы иде бит. «Сеңлем, сабыр ит инде», – дип юаттым. Әмма баласын югалткан кешегә бу сүзләр генә җитәме соң?! Гөлира бу ачы хәсрәтне күтәрә алыр дип ышанам. Каршы йортта әти-әнисе яши, туганнары ташламас. Иршатның язмышына шушы үлем язылган булгандыр инде, – ди ул. – Бөтен авыл белән аптырадык. Ничек бәрелгәннәр, нәрсә булган? Шул турыда уйлый башласам, башым эшләми. Күрәчәге булгандыр, дим. Икенче егет Нияз исән-сау. Ул инде күптәннән рульдә, – ди җирлек башлыгы.

Иршат эшләгән «Ватан» агрофирмасына да шалтыраттык.

– Иршатның тырышып эшкә тотынган чагы иде. Ике аен матур гына эшләде. Ни булгандыр, беркем берни әйтә алмый. Гаиләсенә авыр. Әти-әнисенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, – ди анда эшләүчеләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү