Казан филармониясе җырчылары катнашында онлайн «фатирник» уздырыла

Бүген, 3 августта, 15:30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан шәһәр филармониясе җырчылары белән очрашу булачак.

Чарада Равил Харисов, Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Асаев катнашачак. Спикерлар «Татар җырчысының иҗтимагый тормышта тоткан урыны» хакында фикер алышачак, шулай ук репертуарларындагы иң популяр җырларын да башкарачак.


Фикер өстәү