Сулыш юллары инфекцияләреннән саклаучы иң яхшы ризык билгеле

Оксфорд университеты хезмәткәрләре, бал – сулыш органнарын төрле йогышлы чирләрдән саклаучы иң яхшы дәва, дигән фикергә килгән. Бу хакта EVO-RUS.COM мәгълүмат порталы яза.

Галимнәр бал белән дәвалануны көнбатыш илләрдә сулыш органнары авыруларыннан сихәтләнүнең традицион башка ысуллары белән чагыштырып караган. Бал иң шәп нәтиҗә күрсәткән.
Ютәлдән бал белән дәваланганда, сырхауның хәле җиңеләя. Шул ук вакытта табигый ризык чирнең тизрәк чигенүенә китерә.
Бал составында бактерияләрне үтерүгә сәләтле водород перекисе бар. Әлеге тәмле-татлы ризыкның сихәте шуңа бәйле дә инде. Куе бал авыз һәм тамак тукымаларын әйбәт кенә каплап куя. Шуның нәтиҗәсендә ялкынсыну юкка чыга, ди галимнәр.
Тик бал бөтен дә килешмәскә мөмкин, шуңа күрә алдан табиб белән киңәшләшү кирәк.


Фикер өстәү