Татарстанда коронавирус аркасында «күтәрелгән» компанияләрне атадылар

Кайбер компанияләр коронавирус белән бәйле вазгыятьне үз файдаларына бора алган. Бу хакта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Безнең „Аромат“ компаниясе дезинфекция матдәләре җитештерүне 17 тапкырга арттырды. „Нэфис“ тә яхшы гына күтәрелде. Битлекләр өчен чимал ясый торган дүрт оешманың икесе Татарстанда булды. Бу шәп бит», — диде Талия Миңнуллина.

Ул һәр ситуациягә оптимизм белән карарга кирәк дип саный. Талия Миңнуллина кризис вакытында барлыкка килгән, ә хәзер үз тармакларында дөнья базарын тотып торган Nike, Adidas, Lego компанияләрен үрнәк итеп күрсәтте.

«Тулаем алганда, аралашу даирәсе, һөнәр эшчәнлек — барысы да безнең кулда. Гел сөйләп, күрсәтелеп торган котылгысызлык миңа аңлашылмый, ошамый», — дип йомгаклады әңгәмәдәш.


Фикер өстәү