Казанда Республика көненә багышланган видеокүргәзмә ачылды

Казанның «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында «Зилант канатлары астында» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Ул Татарстан Республикасы көненә багышланган.

«Без фотографлар һәм рәссамнар күргәзмәләрендә еш булдык, әмма мине һәрчак ни өчен видеокүргәзмәләр юклыгы кызыксындырды. Оештыручылар проектны тормышка ашырырга тәкъдим иткәч, без, әлбәттә, ризалаштык», — диде сценарист һәм режиссер Ксения Банк.

Ул күргәзмә «Зилант канатлары астында» дигән исемне йөртә, чөнки анда тәкъдим ителгән барлык кадрлар да һавадан төшерелде, дип аңлатты.

Экспозициянең инновационлыгы шунда — Казан һәм Татарстанның башка почмаклары видеоязмалары мультимедиа паркының 130дан артык экранында күрсәтелә.


Фикер өстәү