Татарстанда коронавирусның 29 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«100 мең сәламәт кешегә 172 авыру туры килә. Бер тәүлектә 5360 тест ясаганнар», — диде спикер.

Covid-19 таралганнан башлап, республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 6453 очрагы ачыкланган.


Фикер өстәү