Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында мәктәп ачуда катнашты һәм “Росток” балалар бакчасында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку елы алдыннан Питрәч районында яңа мәгариф учреждениеләрендә булды.

Рөстәм Миңнеханов “Царево утары” торак комплексында “Росток” балалар бакчасы һәм Г.Камалиев исемендәге урта мәктәп белән танышты. Балалар бакчасы да, мәктәп тә балаларны 1 сентябрьдән кабул итәргә әзер. Бакчада – бизәү эшләренең соңгы көне булса, мәктәп бүген инде тантаналы төстә ачылды.

1224 урынга исәпләнгән мәктәп дүрт блоктан тора. Башлангыч сыйныфлар укыячак блокта озайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре һәм ике йокы бүлмәсе бар. Өлкән сыйныф укучылары өчен инженерлык, робот техникасы, 3D-модельләштерү бүлмәләре һәм 6 лаборатория булдырылган. Спорт блогында ике бассейн һәм ике спорт залы эшләнгән.

Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасында да, мәктәптә дә сәламәтлеге торышы төрлечә булган балаларга тигез мөмкинлекләр тудыру өчен махсус шартлар булдырылуга игътибарын юнәлтте. Ике объект та, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын  исәпкә алып, лифтлар белән тәэмин ителгән.

Татарстан Президенты шулай ук яңа микрорайоннарда торак төзелешенең бу территорияләрдә шәһәр инфраструктурасын, социаль инфраструктура һәм бизнесны үстерү программалары белән үрелеп барырга тиешлеген билгеләп үтте. Поликлиникалар, мәктәп, балалар бакчалары, ял урыннары – барысы да төзелеш проектына кертелергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 


Фикер өстәү