Быелның беренче яртыеллыгында Россиядә яшәүчеләрнең кирәк-яракка чыгымнары уртача 11,5 мең сумга кимегән.
Бу хакта, FinExpertiza халыкара аудитор-консалтинг челтәре белгечләре ясаган исәп-хисапларга таянып, “Известия” хәбәр итә. 2006 елдан бирле мондый хәлнең күрелгәне булмаган – соңгы 13 елда гыйнвар-июль айлары аралыгында кешеләрнең чыгымнары бары тик үскән.
“Карантин экономиясе” – төрле төбәкләрдә төрлечә: кайберләрендә 41 мең сумга җиткән. Шул ук вакытта сәяхәтләргә, рестораннар һәм кием-салымга чыгымнар барыннан да күбрәк кимегән. Чыгымнар кимүнең төп сәбәпләреннән берсе – “кара көн”гә акча туплап кую нияте. Коронавирус пандемиясе килеп чыкканнан бирле халыкның саклык акчасы биш тапкырга диярлек арткан, ди белгечләр.