Яңа Чуриледә психоневрология интернаты ачылды

Арча районының Яңа Чуриле авылындагы психоневрология интернатының яңа  корпусын ачтылар. Аны ачуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

– Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, бер генә илкүләм проект та, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән эшләнгән республика программалары да тукталып калмады. Барысы да сыйфатлы итеп башкарыла һәм вакытында ачыла, – ди Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ул төзүчеләргә рәхмәт әйтте, интернатта яшәүчеләрне һәм хезмәт итүчеләрне яңа биналы булулары белән котлады. Интернат җитәкчелегенә тернәкләндерү җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды. Яңа корпус “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты буенча төзелде. Анда республика буенча тагын да күбрәк сырхауларга хезмәт күрсәтә алачаклар һәм өстәмә эш урыннары да барлыкка килә. Бина – иркен, уңайлы, якты. Ял итү, ашарга пешерү  бүлмәләреннән тыш, тернәкләндерү, психологик, медицина ярдәм күрсәтү бүлмәләре дә каралган.


Фикер өстәү