Авитода сатылган товар өчен кайсы очракта салым түләнә?

Матбугат чаралары, Россия Финанс министрлыгына сылтама ясап, Авито сайтында саткан товарлар өчен салым түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә. Белдерүләр сайтында саткан һәр нәрсә өчен дә өстәмә акча чыгарырга туры киләчәкме соң? Бу очракта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әлеге сорауларга  финанс белгече Светлана Шишкина җавап бирде.

– Әйе, Авитода сатылган товар өчен салым түләргә кирәк, тик бу очракта аерым бер шартларны искә алу яхшы, – ди белгеч. – Әгәр сата торган әйберегез сезнең кулда өч елдан азрак вакыт булса һәм сатып алганга караганда кыйммәтрәк бәягә тәкъдим ителсә, салым түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, чыгымнарны дәлилләү документлары булмаган очракта да салым салынырга мөмкин. Әгәр Авито сайтында 250 мең сумнан кыйммәтрәк товар сатсагыз, шулай ук өстәмә акча чыгарырга туры киләчәк.

 


Фикер өстәү