Фәрит Мөхәммәтшин Чистайда “Дар” социаль-реабилитация үзәген ачты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистай районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул социаль-икътисади вазгыять белән танышты.

Фәрит Мөхәммәтшин иң элек “Дар” социаль-реабилитация үзәген ачу тантанасында катнашты. Үзәк, Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Аксубай һәм Спас районнарында яшәүче балаларны комплекслы социаль хезмәтләр белән тәэмин итәчәк. Бер ел эчендә 500дән артыграк балага 11 реабилитация курсын үткәрү планлаштырыла. Учреждениедә 20 кеше эшли.

“Бик кирәкле үзәк бу. Биредә балаларны, дәвалап, аякка бастырачаклар, аларда тулы кыйммәтле тормышка өмет уятачаклар”, – дип басым ясап әйтте Татарстан парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәре барышында “Восток” фәнни-техник үзәк эшчәнлеге белән дә танышты. Үзәк электроника, радиоэлектроника әйберләре детальләрен эшләү, җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие генераль директоры Андрей Доронин “Восток” фәнни-техник үзәгенең импортны алыштыру программасы кысаларында инде 1,5 ел дәвамында “Ансат” вертолетын җылыту системасы эшләү белән шөгыльләнүе турында сөйләде. “Өстәмә җылыткычлар ясарга, энергия исраф итәргә кирәк булмаячак. Атмосферага китә торган кайнар һавадан кабинаны җылыту өчен файдаланылачак. Асылда бу, автомобильдәге климат-контроль кебек, автоматлаштырылган система”, – дип аңлатып үтте ул.

“90 нчы елларда бөтен Советлар Союзына мәгълүм Чистай заводының кечкенә производстволарга таркалуын хәтерлибез. Бүген исә шундый шартларда бик җитди тәҗрибә тупланылып, аның кечкенә производстволарга актив төстә үсү мөмкинлеген  бирүен күрәбез”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – “Восток” – фән казанышларын куллануны таләп итә торган  технологик предприятие. Казан авиация институтында белем алган кадрларның биредә бик катлаулы бурычларны хәл кылу күңелдә канәгатьлек хисләре уята”.

Моннан тыш Татарстан парламенты башлыгы православие чиркәве территориясендә урнашкан “Умиление” скверында булды. Биредә төзекләндерү проекты кысаларында эскәмияләр, тренажерлар урнаштырылган, җәяүлеләр сукмаклары тәртипкә китерелгән, чәчәк түтәлләре булдырылган.

Дәүләт Советы Рәисе республика шәһәр-районнарының елдан-ел күркәмләнүен, парк-скверлар, ишегалларының тәртипкә салынуын, ә иң мөһиме – кешеләребезнең боларны тиешенчә бәяләвен билгеләп үтте. Моңа илкүләм проектлар һәм республика программалары бик нык ярдәм итә, диде ул.

“Чистайлылар республиканы үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертеп килә. Район күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы сафларда бара. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы актив төстә үстерелә. Шәһәрдә яшьләр бистәсе, стадион, спорт заллары пәйда булды. Сез Россия өчен  тарихи яктан мөһим шәһәрдә яшисез. Моның белән горурланыгыз һәм шәһәргә сакчыл мөнәсәбәттә булыгыз!”, – диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук районның уракны әйбәт күрсәткечләр белән төгәлләвен искәртте.


Фикер өстәү