Алексей Куртов: “Рөстәм Миңнеханов халыкка үзенең кирәклеген һәм файдалы булуын раслый”

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президентын сайлауда җиңүе халыкның аңа ышануын дәлилли. Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә видеоэлемтә аша узган очрашуда әнә шундый фикер җиткерде.

“Аның өчен сайлаучыларның 83 проценттан артыгы тавыш бирде. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Сайлауда беренче мәртәбә генә катнашмаган кеше өчен бигрәк тә. Чөнки аның турында барысын да беләләр. Шуңа да карамастан, ул халыкка үзенең кирәклеген һәм файдалы булуын раслый”, – диде Алексей Куртов.

Белгеч электрон тавыш бирү системасы турында да фикерен җиткерде. “Электрон тавыш бирү системасы барыбер киләчәк. Әлегә тавыш бирү системасын үстерү өчен башка тиңдәш юк. Без аны Бөекбритания, Эстония кебек  илләрдән өйрәнербез. Бу – заманча, аны өйрәнү мөһим, – диде ул. – Өч көнлек тавыш бирү күзәтүчеләргә дә, сайлау комиссияләренә дә кыенлык тудыра. Электрон сайлау исә уңайлы булачак. Аннан баш тартудан мәгънә юк дип саныйм”.


Фикер өстәү