Нигә юлны төзеп бетермәделәр?

Кече Кирмән авылына кунакка кайтып йөрим. Гафият Нигъмәтуллин урамына таш җәйгәннәр иде, тик нигәдер ахырына кадәр салып бетермәделәр. Нигә шулай калдырганнар икән? Акчага килеп терәлгәнме бу? Әгәр шулай булса, спорт мәйданчыгын нәрсә хисабына төзиләр. Аңа акча бар, юлга юкмыни?

Мамадыш районының Кече Кирмән авылына кунакка кайтучы
Мамадыш районының Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбарәкшин:
– Узган ел бу урамга вак таш җәелгән иде, ләкин ахырына кадәр җитеп бетмәде. Үзара салым акчасына башкарылды ул. Акча күпме таш алырга җитә, шуның кадәр салабыз. Безнең максат – авылның барлык урамнарын да юллы итү. Киләсе елда ул урамның башына да салырга ниятлибез. Спорт мәйданчыгы исә республика программасы буенча эшләнә. Ул мәйданчык янәшәсендә дә юл булачак.


Фикер өстәү