«Казан Кремле» музее билеты белән Камал театрына ярты бәягә барып булачак

21 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгы кассасында Камал театрына билетны күрсәтеп, музей күргәзмәсенә билетны 50 процент ташлама белән алып була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Театр кассасында Ислам мәдәнияте музеена билетны күрсәтеп, спектакльгә билетны 50 процет ташлама белән алырга мөмкин.

Акция «Казан Кремле»ндәге Ислам мәдәнияте музееның «Коръән тәрҗемәләре» күргәзмәсе кысаларында уздырыла. Күргәзмә Камал театры директоры Шамил Закиров истәлегенә багышланган.


Фикер өстәү