Татарстанда коронавируска каршы вакцинация башланмаган

Татарстанда әлегә коронавирустан прививка ясый башламаганнар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләде.

«Безнең республикада әлегә коронавирустан күпләп прививкалар ясалмый. Шәхси рәвештә дә эшләмиләр. Хәзер логистика эшләнә», — дип белдерде спикер.


Фикер өстәү