Татарстанда коронавирус аркасында чикләү чараларын кире кайтару өчен сәбәп юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Бүгенге көндә вәзгыять тотрыклы кала һәм Татарстан Республикасында өстәмә чикләүләр кертү өчен бернинди нигез юк», — дип билгеләп үтте спикер.
Баш санитар табиб татарстанлыларның сәламәтлеге аларның җаваплылыгына бәйле, дип белдерде. Ул битлекләрдән йөртүнең мөһимлеге турында искә төшерде, чөнки шәхси саклану чараларын кулланганда Covid-19 зарарлану куркынычы бик аз, дип ассызыклады Патяшина.
«Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе ситуациясе тотрыклы, әмма киеренке булып кала бирә», — дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы ике көндә республикада Covid-19 очракларының бераз артуы теркәлә. Алдагы көннәр белән чагыштырганда 4-5 кешегә күбрәк авырганы ачыклый башладылар.