Татарстан министры вазифасына тәкъдим ителгән кандидатлар барысы да имтихан бирә

Татарстан министры вазифасына тәкъдим ителгән һәр кандидат комиссиягә имтихан тапшыра. Бу хакта Хөкүмәт йортында үткән брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Һәр министрның үзе җитәкләячәк министрлыкның республикада яшәү сыйфатын күтәрү максатыннан нинди стратегик юнәлешләрдә эш алып барачагы турында комиссия сорауларына җавап бирергә тиешлеге хакында сөйләде Лилия Галимова.

«Бездә һәр министр комиссия уза, анда үзе җитәкләячәк министрлыкның эше ничек корылачагы, бу министрлыкның стратегик юнәлеше нинди булуы һәм республикабызда яшәү сыйфатын арттыру җәһәтеннән үз эшен нәрсәгә таянып алып барачагы турындагы сорауларга җавап бирә. Бу — кандидатлар җавап бирә торган төп сораулар. Алар шундый имтихан тапшырганнан соң тиешле вазифага билгеләү турында указ чыга», — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү