Татарстанда 17 яшьлек егет ял итү базасында имгәнеп комага киткән

Чаллыда ял базасында биеклектән егылганнан соң, 17 яшьлек яшүсмер комага  киткән. Һәлакәт турында егетнең апасы сөйләде. Бу хәл «Безнең алан»базасында булган. Бөтен гаилә туган көн бәйрәм иткән, бер мизгелдә егет компаниядән юагала. Вакыт узгач, аны чокырда күп санлы имгәнүләр белән аңсыз табып алалар. «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә тикшерүдән соң аның баш мие кузгалуы, ике яктан үпкәләре өзелүе, кабыргалары сынуы, умыртка баганасы имгәнүе ачыкланган, диделәр», — дип санап китте зыян күрүченең апасы. Хәзер егет комада.


Фикер өстәү