Татарстанның бер кешелек авылында яшәүче Габдулла бабай вафат булган

Актаныш районы Өшәр авылында яшәүче героебыз – Габдулла бабай Хәйбуллин вафат. Бу хакта “Актаныш-инфом” хәбәр итә. Хәбәрдә “Кызганыч, бар дөньяны тезләндергән авыру Агыйдел буйларын ятим калдырды”, диелгән.

Габдулла абый Өшәр авылының бердәнбер кешесе иде. Аның турында режиссер Алмаз Нургалиев “Җиде утрау арасында” дигән документаль фильм да әзерли. Кызганыч, Габдулла абый аны күреп өлгерә алмады. Өшәрнең соңгы кешесе бакыйлыкка күчте, авылның соңгы терәге юкка чыкты.

Су астында калырга тиешле татар авылының соңгы герое: «Әни васыятен тыңлап, монда калдым»


Фикер өстәү