Коронавирус йоктырган, тик билгеләре сизелмәгән очракның ничек үтүе һәм куркынычы билгеле булды

Авыруны коронавируска хас билгеләрсез генә кичергәндә, ис һәм тәм сизүләр кыска вакытка югалырга мөмкин. Табиб-биофизик Нелли Соседова  Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Табиб әйтүенчә, симптомнарсыз гына чир кичереп яткан бер мәлдә коронавирус йоктырган кеше белән аралашасың икән, авыру инде чынлап торып якаңа ябышырга мөмкин.  Шуңа күрә Соседова һәркайсыбызга үз сәламәтлегенә карата бик игътибарлы, уяу булырга киңәш иткән.

Табиб кан анализында коронавируска антитәнчекләрнең булуы кешенең COVID-19 белән чирләгәнен күрсәтергә мөмкин булуын искәрткән. Үзен симптомнарсыз гына чирләвенә шикләнүчеләр үпкәләренә компьютер томографиясе уздыра ала: табиб анда “тонык пыяла” күрә икән, димәк, кеше симптомнарсыз гына чирли, дигән ул. Соседова, үпкә ялкынсынганда  йөткерү һәм томау төшү булмаска, тән температурасы күтәрелмәскә дә мөмкин, дип аңлаткан.

Моңа кадәр Иркутск хастаханәсе баш паталогоанатомы Людмила Гришина коронавирусның иң элек үпкәгә тәэсир итеп, аның шешүенә китерүе турында әйткән иде. Коронавирус йоктырган сырхауның үпкә авырлыгы  (һәркайсы!) 350 граммнан 2 килограммга кадәр җитәргә мөмкин.

 

 

 

 


Фикер өстәү