Татарстанда ресторанга йөрүчеләр кимегән

Октябрь башында Татарстан рестораннарының кереме быелгы сентябрь һәм узган елгы октябрь ае белән чагыштырганда 15 – 20 процентка кимегән. Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова «Интерфакс» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, октябрьнең беренче яртысы моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җылы булуга карамастан, туристлар саны нык кимегән, республикабызда яшәүчеләр дә ресторан-кафеларга сирәгрәк йөри башлаган. Сәбәбе – әлеге дә баягы Covid-19 инфекциясе көчәеп китү. Шул ук вакытта ассоциация җитәкчесе әйтүенчә, төбәктә янә карантин кертелгән очракта хезмәткәрләрен саклап калу өмете белән ташламалы кредитлар алган җәмәгать туклануы оешмалары бөлгенлек чигенә җитәргә мөмкин. «Эшләр уңайга китсә, тармакның киләсе ел җәенә аякка басуын көтәбез. Ә инде киресенчә була калса, ни кызганыч,  аякка басуны онытырга туры китәчәк», – дигән ул.


Фикер өстәү