Сине дусларың аңлыймы?

1. Дусларың белән еш ачуланышасыңмы?
А. Әллә нигә бер.
Б. Атнага бер булгалый.
В. Көн саен диярлек.
2. Дуслар белән кинога җыендыгыз, ди. Әмма синең ул фильмны инде караганың бар. Бу очракта ниш­ләрсең?
А. Кая барсак та ярый, иң мөһиме – янымда дуслар булсын.
Б. Үпкәләп китәм.
В. Мин нәрсә әйтәм, шул була.
3. Дустың бәйрәм оештырды, ди. Әмма сине чакырмады. Бу очракта нишләрсең?
А. Берни булмагандай, аралашуны дәвам иттерәм.
Б. Үпкәлим, башка бу дустым белән сөйләшмим.
В. Үч алам.
4. Син аралашырга яратасыңмы?
А. Бик яратам! Сөйләшмичә бер сәгать тә тора алмыйм.
Б. Сорасалар – җавап бирәм, үзем башлап сүз әйтмим.
В. Бер дә яратмыйм.

НӘТИҖӘ
«А» җавабы күбрәк булса: сезнең арада – чын дуслык. Син бер таныш булмаган кеше белән дә уртак телне тиз табасың.
«Б» җавабы күбрәк булса: «дуслык» төшенчәсен бөтенләй дөрес аңламыйсың, әмма моңа да карамастан, сине үз итәләр.
«В» җавабы күбрәк булса: дусларың сине бик үк аңлап бетерми, ә син аларны аңларга теләмисең.


Фикер өстәү