Алмаштырыргамы, алмаштырмаскамы? (Машина йөртүчеләргә КИҢӘШЛӘР)

Кыш үзен озак көттермәс. Автомобильләрнең дә «кием»ен алмаштырыр чак җитә. Белгечләр машина тәгәрмәчен алыштырганда, календарь көннәренә карап түгел, һава торышының нинди булуыннан чыгып эш итәргә кирәк дип саный.

Кайчан алмаштырырга?

«Кышкы» дигән исеме булса да, андый тәгәрмәчтә кар яугач кына йөрергә ярый дигән сүз юк. Төнлә һәм көндез һава температурасы өч көн дәвамында 7 градустан да артмый һәм аннан түбәнгәрәк төшә икән, җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алмаштырыр вакыт килеп җиткән, димәк. Автомобиль хуҗалары өчен язылмаган кагыйдә дә бар: әгәр һава температурасы 5 градустан түбән төшсә, җәйге тәгәрмәчләрдә йөрү катгый тыела.

Ни өчен алмаштырырга?

Кайбер машина йөртүчеләр, кыш көне сирәк йөрергә туры килә, дигән сәбәп табып, кышкы резина сатып алуны кирәк дип тапмый. Бу – дөрес түгел һәм бик куркыныч караш. Ул еш кына коточкыч нәтиҗәләргә китерә. Һәр машина йөртүче шуны аңларга тиеш: үзенең һәм юлдагы башка кешеләрнең тормышы турыдан-туры автомобильдә нинди резина булуына да бәйле.

Автомобиль покрышкасы резинадан ясала. Түбән температура булганда, ул ката һәм сыгылмалылыгын югалта. Бу исә асфальт белән начар бәйләнешкә китерә һәм, нәтиҗә буларак, автомобиль тотрыксызлана. Каучук катнашмага кремний диоксиды кушалар, бу исә резинага түбән температура вакытында эластиклыгын югалтмаска ярдәм итә, бозда һәм карда тотрыклылыкны тәэмин итә.

Кышкы автомобиль шиннары җәйге шиннарга караганда акрынрак таушала – алар 3-4 сезонга (машинаны актив кулланганда) җитә. Шул ук вакытта протекторның тирәнлеген күзәтеп тору мөһим – кышкы резинада ул 4 миллиметрдан азрак булмасын.

Закон ни ди?

Таможня берлегенең техник регламентында болай диелгән:

«Җәйге чорда (июнь, июль, август) шиплар белән комплектланган транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела. Кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) кышкы шиннар белән комплектланмаган транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела».

Җәйге тәгәрмәчтә йөргән өчен нинди җәза бар соң? ЮХИДИ инспекторлары җәйге шин белән йөргән машинаны очратса, телдән кисәтү генә ясарга мөмкиннәр. Штрафка тарту законда каралмаган.

Шуңа да карамастан, таушалган кышкы резинадан файдаланган өчен штраф бар:  500 сум (яки кисәтү). Әлеге штраф иң таушалган урында протекторның тирәнлеге 4 миллиметрдан да кимрәк булган кышкы резинаны кулланучы машина йөртүчегә салынырга мөмкин.

Иң мөһиме – юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү бит. Шуңа да «тимер ат» хуҗалары үзләренең һәм башкаларның куркынычсызлыгын штрафка карап кына кайгыртмасын иде. Кайбер очракта кисәтү, акчалата җәза гына кеше гомерен саклап кала алмый… Алдан үзең хакында да, юлдагылар турында да уйлау хәерле.

САН

Россиялеләрнең 60 проценттан артыгы җәйге резинаны кышкысына алмаштырганда шиплы шиннарга өстенлек бирә. «Авто.ру» оештырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Сораштыруда Россия буенча 2 мең кеше катнашкан.

Автомобиль хуҗаларының күбесе (59 процент), һава температурасы төнлә нульгә кадәр төшә башлагач, тәгәрмәч алмаштыруын әйткән. Тагын 28 проценты кар яуганны көтә икән.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 37 проценты көпчәкләрен мөстәкыйль рәвештә алмаштыра. Күпчелеге (63 процент) моны махсус автосервисларда башкара.

Чулпан Гарифуллина әзерләде

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү