Дөнья сәясәте калейдоскобында төсләр мозаикасы уйнавын дәвам итә. Лебераль кыйммәтләр дип саташкан Көнбатышта консерваторларның әһәмияте көчәя. Сәясәт авангардының бер катлавы кешелек җәмгыятенең үткәнендәге кыйммәтләрен сагына һәм шуларны торгызу белән мәш килә.
АКШта демократларның аяк терәп каршы торуына карамастан, Эми Кони Барретт Югары суд судьясы итеп сайланды. Бу фигураның әһәмияте турында без язган идек инде. Ул – консерватор, иске карашлар кешесе дип санала, зәңгәрләр һәм лесбиянкаларның дошманы, абортларга каршы. Әмма аның казый буларак пьедесталга менүе Трамп тарафдары буларак әһәмиятле. Океан артында бит президент сайлавына санаулы көннәр калып бара. Бар дөньяда бу сайлауның җәнҗаллы булуын көтәләр. Трамп үзе, җиңелгән очракта, аның нәтиҗәләрен танымаска, дилбегәне бирмәскә вәгъдә итә. Димәк, эш судта каралырга ихтимал. Ә Югары судта исә хәзер, Барретт килү белән, республикачылар бәхәссез өстенлек итә. Менә шуннан соң әйтеп карагыз инде, Америкада законнар өстенлек итә, дип.
Океанның бу ягында да консерватив идея тарафдарлары учакка ут үрләттеләр. Польшада тоталь рәвештә абортлар тыелган канун кабул ителде. Хәзер карындагы баланы үтерү яралгының физик кимчелекләре булып, гарип бала туу куркынычы булганда да рөхсәт ителми. Бу – дөньядагы иң катгый тыюларның берсе. Бу тыюны илнең Конституция суды гамәлгә кертте. Карарны Польша президенты Анджей Дуда һәм Католик чиркәвенең югары баскычында торучылар хуплады. Хәзер илдә абортлар бары тик йөклелектән хатын-кызның тормышына куркыныч янаганда, яисә балага узу көчләнү һәм якын туганнар якынлыгы сәбәпле булганда гына рөхсәт ителә.
Поляк җәмәгатьчелегенең киң катлавы Конституция суды карарын протест белән каршы алды. Инде биш көннән артык ил каршылык күрсәтүчеләрнең ярсуыннан кайный. Варшавада бер сәгать тирәсе автомобиль хәрәкәтен бикләп тордылар. «Хөкүмәткә аборт ясарга иде» дигән плакатлар белән чыгучылар күренде. Ял көнне фетнәчеләр чиркәүләргә бәреп керделәр, гыйбадәтханә диварларына граффити ясалды.
2014 елгы сораштырулар вакытында полякларның 65 проценты абортларга каршы булуын белдергән иде. Абортларны тыю анда болай да гамәлдә иде инде. Канун кырысландырылды гына. Аның менә шул рәвешле катылануын кабул итә алмаучылар саны ишәйгән. Поляк хатыннары моңа кадәр корсак төшерүне качып башкаралар яки чит илгә чыгып аборт ясаталар иде. Статистика андый абортлар саны 80 – 120 меңгә кадәр җитә дип белдерә.
Поляклар аборт өчен җан аткан бер вакытта, Беларусь җәмәгатьчелеге Лукашенкодан котылу өчен көрәшне көчәйтә. Бу дүшәмбедән илдә гомуммилли «стычка» башланды. Дистәләгән хосусый компаниядә һәм кайбер заводларда эш ташладылар. Хөкүмәт исә барлык предприятиеләр дә эшли дип белдерә. Кемдә нәрсә кайгысы инде. Дөньяның бер генә почмагында да тынычлык юк.