Коронавирус йоктырган көмәнле хатынны «теге дөнья»дан кайтару тарихы: «Йокласам, башка уянмам кебек тоелды»

Түбән Камада яшәүче Ләйсәннең йөклелек чоры тыныч кына уза. 27 нче атнада хәле кисәк үзгәрә, тын алуы авырлаша, томау төшә, тамагы авырта. Ангинадыр, узар әле дип уйлый хатын. Тик кичкә таба сулыш алуы тагын да кыенлаша, температурасы бер күтәрелә, бер төшә. Ләйсән, кулын күкрәгенә куеп, идәнгә бөгелеп төшә һәм нишләргә белмичә басып торган иренә, суларга һава җитмәвен аңлата һәм табиб чакырырга куша. Ире Айрат тиз генә «Ашыгыч ярдәм» станциясе номерын җыя.

Ләйсән, көчкә сулыш алып, идәндә ята. Күңелендәге курку хисе көчәйгәннән-көчәя. Хатын үзен үлеп баргандай хис итә. Йоклап китүдән курка ул. Йокласа, бүтән уянмас кебек тоела. Тик керфекләре генә аны тыңламый, авырайганнан-авырая…

«Ашыгыч ярдәм» машинасы, хатынны кислородка тоташтырып, Түбән Камадагы йогышлы авырулар госпиталенә алып китә. Тикшерә торгач, «кочак-кочак» билгеләр коронавирус инфекциясе булуын күрсәтә. Үпкәсенең 50 процентына зыян килгән, температурасы 39га җиткән. Тәне кызыша, уттай яна. Хатын ярым аңсыз халәттә ята. Кичкә таба хәле тагын начарлана, тыны кысыла, һава җитми…

Түбән Кама табиблары, онлайн консилиум үткәргәч, йөкле хатынны Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә озаталар. РКБ реанимобилендә Казанга барганда, Ләйсән әледән-әле аңына килеп күзен ачкалый. Шундый вакытларда ул бөтен көчен җыеп, табибларга: «Зинһар өчен, баламны коткарыгыз!» – дип пышылдый.

Ләйсәнгә автомобильдәге кислород кына җитмәячәген аңлап, табиблар шул тирәдә эшләүче «ашыгыч ярдәм» бригадасы белән элемтәгә керә һәм бер баллон кислород сорый. Трассада әлеге бригада белән күрешеп, баллонны алалар. Ләйсәнне РКБның Перинаталь үзәге реанимациясенә салалар. Төн җитеп килүгә карамастан, белгечләр тиз арада йөкле хатынга ярдәм итәргә алына. Препаратларны карындагы балага зыян китермәслек итеп билгеләргә кирәк. Йөкле ханымны: «Ышаныгыз, сезне дә, балагызны да коткарачакбыз», – дип тынычландыралар. Ләйсән ышанмыймы соң инде, ак халатлы белгечләр аңа фәрештә кебек тоела.

Ул берничә тәүлек реанимациядә ята. Нинди генә ярдәм алмый – система, уколлар, дарулар, кислород битлеге… Табиб һәм шәфкать туташлары яныннан китеп тормый, дисәң дә була. Реанимация бүлегендә Ләйсәннән тыш та, берничә хатын кислород астында ята. Аларның да үз хәле – хәл…

Ләйсәннең организмы инфекцияне әкренләп җиңә. Карындагы нарасыйга зыян килми. Табиблар, шәфкать туташлары тырышлыгы белән ана һәм бәләкәч исән кала. Хатынны берничә көннән пульмонология бүлегенә күчерәләр. Ул анда тернәкләнү уза. Болар хәзер үткәндә калган инде. Хатын өенә кайтып киткән. Сабыен табарга да күп вакыт калмаган.

Әйе, кызганыч, коронавирус белән йөкле хатыннар да авырый. РКБның Перинаталь үзәгендә коронавирус инфекциясе йоктырган йөкле хатыннарга медицина ярдәме күрсәтү өчен махсус «кызыл зона» эшли. Үзәктә табиблар, шәфкать туташлары, акушер-гинекологлардан торган бригада хезмәт куя. Казан табиблары пандемия башланганнан бирле ковид белән авыручы 80 хатынны бала таптырган. Шөкер, бәләкәчләр сәламәт. Пандемия чорында республикада 142 игезәк туган. Бер хатын өч игезәк бала тапкан. Тугач, бәбине әнисеннән аерып торалар. Ана сау-сәламәт булуына ныклап ышангач кына, сабыен алып сөя, күкрәк сөтен имезә ала.

– Ана карыны баланы вируслы чирдән саклый. Корсакта чакта нарасыйга куркыныч янамый, – ди РКБның акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Светлана Гобәйдуллина.
Белгеч, авыр хәлдә калмас өчен, йөкле хатын-кызларга бик нык сакланырга, сәламәтлекләренә җаваплы карарга өнди.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү