«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Ранис Газизовның хатынының кайгысын уртаклашты

«Юлдаш» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист Ранис Газизов кичә вафат булды.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев вакытсыз гомере өзелгән Ранис Рәхимҗан улы Газизовның хатыны Нурания ханымның кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады.

«Хөрмәтле Нурания ханым!

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм шәхсән үз исемемнән тормыш иптәшегез Ранис Рәхимҗан улы Газизовның вакытсыз вафат булу кайгысын уртаклашам.
Озак еллар дәверендә үз халкына фидакарьләрчә хезмәт иткән Ранис әфәнденең арабыздан китеп баруы — татар матбугаты өчен зур югалту. Ул республикабызның күренекле журналисты, мәгърифәтчесе, чын милләтпәрвәре иде. Ранис Рәхимҗан улы татар матбугатында якты эз калдырган шәхес буларак хәтеребездә сакланачак. Сезгә һәм барча туганнарына, якыннарына, хезмәттәшләренә сабырлык теләп калам, — диелгән кайгынамәдә.


Фикер өстәү