Аз керемле гаиләләргә бушлай азык-төлек җыелмалары бирәчәкләр

«Кызыл йолдыз» азык-төлек ярдәме фонды аз керемле гражданнардан бушлай азык-төлек җыелмалары алуга гаризалар җыю турында игълан итте. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

Аз керемле гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга азык-төлек ярдәме алу өчен теркәлү урыны буенча шәһәр, торак пункт башлыгы исеменә, үзенең статусы һәм авыр тормыш хәлендә калуы турындагы белешмә белән, ирекле формада гариза язарга һәм бу гаризаны фондның электрон почтасына җибәрергә кирәк: help@forbs.top.

Гариза расланганнан һәм килешү төзелгәннән соң, «Кызыл йолдыз» фонды «Сбермаркет» ярдәмендә мохтаҗ гражданнарга өйләренә азык-төлек китерүне оештыра. Битараф булмаган татарстанлылар гуманитар җыелмалар алу өчен «Кызыл йолдыз» фондына ярдәм итү йөзеннән акча күчерә ала. Моны рәсми сайтта эшләргә мөмкин.

Социаль проект Россия Федерациясенең барлык төбәкләренә карый.

Фондның реквизитлары:

Түләү исеме: фондның устав максатлары өчен

Оешманың исеме: АЗ КЕРЕМЛЕ ГАИЛӘЛӘРГӘ, ЯЛГЫЗ ПЕНСИОНЕРЛАРГА ҺӘМ АВЫР ТОРМЫШ ХӘЛЕНДӘ КАЛГАН ЗАТЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ БУЕНЧА «КЫЗЫЛ ЙОЛДЫЗ» АЗЫК-ТӨЛЕК ФОНДЫ

Оешманың  ИННы: 5259149494

Исәп-хисап счеты: 40703810642000002938

Банк исеме: Волго-Вятский Банк ПАО Сбербанк

Корреспондент счеты: 30101810900000000603

БИК: 042202603

 


Фикер өстәү