Кем син, «Чын татар хатын-кызы»?

Кукмарада яшәүче өч бала әнисе, блогер Регина Хәкимҗанова Инстаграм сәхифәсендә “Чын татар хатын-кызы” дигән блог алып бара. Татар телен үстерүгә хезмәт иткән Регинаның язылучылары 25 меңгә якын. Ул аларны ничек җәлеп иткән?

– Блогерлык эшенә мактаныр, үземне күрсәтер өчен дә кереп китмәдем. Милләтемә хезмәт итү, туган телебезне үстерү теләге белән тотындым. Мин үзем – мәдәният хезмәткәре, районда “Татар яшьләре форумы” җитәкчесе. Декрет ялында вакытта, дөресрәге, бер ел элек, милләтемә ничек файда китерә алам, дип баш вата башладым. Ахыр чиктә, “Чын татар хатын-кызы” дигән блог булдырырга уйладым. Татар теленә мәхәббәтне күбрәк әниләр тәрбияли бит, – ди Регина.
Ул “Инстаграм”да төрле бәйгеләр үткәрергә ярата. “Мин – татар” дигән викторина, “Мин — милләтемнең киләчәге”, “Милли кием — горурлык”, “Озын толым” кебек нинди генә бәйгеләр үткәрми. Җиңүчеләрне язылучылары белән бергәләп билгели. Алар бүләксез калмый. Бу мәсьәләдә аңа иганәчеләр булыша. Хәзерге вакытта теләгән кеше “Минем әниемә – изге теләкләр” дигән бәйгедә катнаша ала.
– Татар теле белән кызыксынучылар бик күп. Алар бит бүләк өчен генә язылмый. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар, сезнең сәхифә аша татар телен өйрәнәбез, дип язалар. Менә монысы күңелгә сары май булып ята да инде. Милләтемә хезмәт итү – күңелгә рәхәтлек бирә, – ди милли җанлы Регина.

Сәрия Мифтахова


Кем син, «Чын татар хатын-кызы»?” язмасына фикерләр

  1. Урыслар әйтмешли «Госпадиииии…» Кешеләрне өйрәтә башлаганчы, башта үзеңә дөрес итеп татар телендә сөйләшә белү хаҗәттер!?

Фикер өстәү