COVID-19 белән симптомнарсыз авырган Гөлназ Сәфәрова: «Минем ваемсызлыкка, битарафлыкка ачуым килә!»

“Татар радиосы” алып баручысы Гөлназ Сәфәрова үзенең авырганын анализ биргәннән соң гына белгән. Анализымда антитәнчекләр бар иде, ди ул.

Халыкта әлеге авыруга бәйле куркуның артуын күргәнгә, үз мисалы белән Инстаграмдагы шәхси сәхифәсендә бүлешергә булган:

– Без төрле чаралар алдыннан COVID ка тестны даими тапшырып торабыз. Сентябрь аенда кан биреп карадым һәм антитәнчекләр барлыкка килүе турында белдем. Димәк, кайчандыр авырган булганмын. Бик күпләр авырый һәм төрле кеше төрлечә кичерә бит. Миндә мәсәлән, чир симптомнарсыз узган. Температура да булмады, йөткермәдем дә, паникага да бирелмәдем. Хәтта кайчан авырганымны да исәпләп чыгара алмыйм. Чөнки үземне бик яхшы хис иттем.
Ләкин, антитәнчекләр булу, ул бу чир башка йокмый дигән сүз түгел! Алар 2-3 айдан бетә һәм яңадан чир йоктырырга була. Шуңа күрә паникага бирелмәскә, социаль дистанция сакларга, битлек, пирчәткәләр кияргә кирәк. Иммунитетны ныгытырга, витаминнар эчәргә киңәш итәм.

Гөлназ Сәфәрова үзенең коллаген, тмин мае, Омега3, фитокапсулалар эчүе турында да әйтә. Аныңча иң мөһиме, социаль дистанция cакларга кирәк:

– Минем ваемсызлыкка, битарафлыкка ачуым килә. Кичә, мәсәлән “БИ-2” төркеменең концерты булды. Андагы халык! Әйтерсең лә консерв банкасына шыплап тутырылган балыклар. Анда социаль дистания турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Бүген бу кешеләр эшкә китте. Ничек чир таралмасын соң инде! Болай барса, без бу сазлыктан беркайчан да чыга алмаячакбыз. Мин мәсәлән, кеше күп булган урыннарга йөрмәскә тырышам. Сакланырга, әй, ярар, дип яшәүдән туктарга кирәк.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү