Россиянең танылган артисты вафат булган

Актер һәм театр режиссеры Армен Джигарханян 14 ноябрьдә вафат булган.

Бу хакта Джигарханянның вәкиленә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бүген төнлә кайгылы хәбәр килде. Армен Борис улы Джигарханян, атаклы артист һәм лидер, театр җитәкчесе вафат булды», — диде әңгәмәдәш.

Билгеләп үтелгәнчә, артистның үлеме турында Джигарханянның дустына сылтама ясап ТАСС агентлыгы да хәбәр итә.

8 июньдә Джигарханян Мәскәү клиникаларының берсенә госпитализацияләнгән иде. Соңрак аны хастаханәдән чыгардылар.

Октябрьдә актер үзенең 85 еллыгын билгеләп үтте.


Фикер өстәү