Табиблар хатасы аркасында бер кеше инвалид калган

Бөре шәһәрендә яшәүче пациентка үзәк район дәваханәсе дөрес куелмаган диагноз өчен 1 миллион сум акча түләячәк, дип хәбәр итә Бөре районара суды матбугат хезмәте.

Эш материалларында 2015 елның язында бер ир-атның медицина ярдәме сорап хастаханәгә мөрәҗәгать итүе күрсәтелә. Тикшеренүләрдән соң табиблар аңа дөрес диагноз куймаган һәм өч ел дәвамында дәвалауның дөрес методикасын кулланмаган.

Бу ирнең сәламәтлегендә тискәре нәтиҗәләргә китергән, берничә ел ул даруларга зур суммалар сарыф иткән, башка клиникаларга мөрәҗәгать иткән һәм берничә катлаулы операция кичергән, соңыннан аңа инвалидлыкның беренче төркеме билгеләнгән.

Пациент күрсәткәнчә, табиблар тарафыннан медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренең һәм стандартларының тупас бозылуы аркасында ул даими рәвештә хастаханәләрдә булырга мәҗбүр була. Матди зыянны ир 413,5 мең сумга бәяләгән, әхлакый зыянны — 3 миллион сумга.

Суд дәгъвачы таләпләрен өлешчә канәгатьләндергән. Бөре үзәк хастаханәсе диагнозын хаталы дип таныйлар һәм табибларны медицина документациясенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр иткәннәр. Шулай ук суд, медицина хезмәткәрләре пациентта тиешле диагностика уздырмаган, бу аның сәламәтлеге начарлануга китергән, дип нәтиҗә ясый.

«Бөре үзәк район хастаханәсеннән дәгъвачы файдасына 600 000 сум күләмендә әхлакый зыян түләтелгән, шулай ук 413,5 мең сум матди чыгымнар да капланылган «, — дип хәбәр иттеләр судтан.


Фикер өстәү