Фатирлардагы электр чыбыкларын тикшерергә җыеналар

Россиянең иҗтимагый палатасы һәм «ЖКХ Контроль» оешмасы төзелеш министры Ирек Фәйзуллинга тәкъдим юллаган. Алар фикеренчә, фатирлардагы электр чыбыкларын тикшереп чыгарга кирәк. Шул рәвешле, янгын куркынычсызлыгын арттырмакчылар. 

Белгечләр фикеренчә, электр чыбыкларының төзексез булуы яки ремонт ясаганда тиешле шартларны үтәмәү аркасында еш кына янгын чыгу куркынычы бар. Идарәче оешмалар елга ике мәртәбә подъезддагы чыбыкларны тикшереп чыга, ә менә фатирдагысы өчен анда яшәүчеләр үзләре җаваплы.
Бу уңайдан Казанның «Уңайлы йорт» идарәче оешмасы җитәкчесе Марат Нуриевның фикерен белдек. Ул бу тәкъдимне хуплады.
– Дөрестән дә ут чыбыклары – бөтен кешене борчый торган әйбер. Без йорт подъездлары, подваллар, чормадагы чыбыкларны тикшереп, алыштырып торабыз. Ә менә фатир эчендәгесенә катнашыбыз юк. Һәр кеше үзе хәл итә. Әмма әлеге яңалык тормышка ашса, бу эш өчен өстәмә түләү барлыкка киләчәк. Фатирдагы чыбыкларны бушка беркем дә тикшермәячәк. Әгәр торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа закон кабул ителә икән, без эшләргә әзер, – ди ул.
Мондый яңалыкның авылда яшәүчеләргә дә зыяны булмас иде.
– Өйдә ирләр булса, бер хәл, хатын-кыз бу мәсьәләгә игътибар итми бит әле, – ди Арчада яшәүче Рәзилә Лотфуллина. – Авылдагы йортта чыбыклар искергән. Әти ялгыз гына тора. Чыбыгын алып кайтабыз, алыштырып бирергә кеше табабыз, дидек. Тик ул теше-тырнагы белән каршы килә. Лапастагы ут чыбыгыннан очкыннар чыга кайчак. Авылдан нинди хәбәр килер дип куркып яшәү.
Сүз уңаеннан, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 2 ноябрьдән «Торак куркынычсызлыгы» акциясен башлап җибәрде. Әлеге чара барышында ялгыз кешеләр, күпбалалы, имин булмаган гаиләләр яшәүче фатир һәм йортларда янгын хакында хәбәр итүче җиһаз куела. Инде хәбәр иткәнебезчә, быел республикада барлыгы 85 мең җиһаз куярга ниятлиләр. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшләнә.
– Карт кеше нишләсен инде. Үзебез бу җиһаз хакында белмибез дә. Безгә аны бушлай куялар. Сатып алсаң да, кыйммәт тормый икән. 200–300 сумга гомереңне саклап кала бит бу, – ди Казанның Вахитов районында яшәүче Раушания Вафина.

САН
Республикада быел 5078 янгын чыккан. 133 кеше һәлак булган, 187 кеше зыян күргән, 416 кеше коткарылган. Казанда бер атнада 68 янгын очрагы теркәлгән. 1 кеше зыян күргән, 9 кеше һәлак булган, 4 кешене коткарганнар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү