2021 нче елда мәктәпләр ничек эшләячәк?

 Температура үлчәү, куллар өчен антисептиклар булдыру , массакүләм чараларны бетерү — бу һәм башка чаралар мәктәпләрдә тагын бер елга калачак, дип язылган Россиянең кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте баш дәүләт санитар табибы карары проектында.

Һәр сыйныфка аерым кабинет беркетелергә тиеш, анда балалар барлык фәннәр буенча укый. Махсус җиһазлар (физкультура, ИЗО, хезмәт дәресе,  физика, химия) таләп итүче дәресләр искәрмә булып тора.

Мәктәпләр укучылар арасындагы элемтәләрне минимальләштерү максатыннан төзелгән махсус үзгәрешләр графигы буенча эшләргә тиеш. Дәресләр вакытында- коридорны җилләтү, ә уку кабинетларын-тәнәфес вакытында җилләтергә тиешләр.

Имтихан, аттестация вакытында укучыларның килү графигы төзелә, 1,5 метр социаль дистанция, кешеләрне парталарга зигзаглар утыртырга кирәк дип белдерәләр. Респиратор авырулар билгеләре булган балалар да, өлкәннәр дә «Ашыгыч ярдәм» килгәнче яки әти-әниләре килгәнче изоляцияләнергә тиеш булачак.

 


Фикер өстәү