83 яшьлек Венера Нурсубина: «Нәселеңне белми яшәү оят!»

Нәселеңне белми яшәү оят! Казанда яшәүче 83 яшьлек Венера Нурсубина әнә шулай ди. Ул оныгы белән «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дигән бәйгедә катнаша. Икенче ел рәттән узучы әлеге чарага Камал театрында нәтиҗә ясадылар. Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да тәбрикләде.

– Республикада үз нәселеңне барлау, белгәнеңне буыннан-буынга тапшыру традициясе яши. Бу – бик кирәкле эш. Гаилә, нәсел, андагы гореф-гадәтләр, йолалар – илнең нигезе, – диде ул. – Татарда, җиде буыныңны бел, дигән әйтем бар. Бу чара шуны тормышка ашырырга ярдәм итә. Бездә һәр милләтнең гореф-гадәтләре, йолалары онытылмасын, ныгысын өчен күп кенә чаралар оештырыла. Хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе дә бу юнәлештә зур эш башкара.

Катнашучылар белән танышып чыккач, аларның нәсел агачларын күреп, Фәрит Мөхәммәтшин да үзенең нәселен барларга дигән уйга килгән.

– Кызганыч, мин  бөтен нәселемне белеп бетермим. Әлеге гаиләләр миңа зур этәргеч булды. Өйгә кайткач, гаиләм белән сөйләшеп, үз агачыбызны ясарбыз, мөгаен, – диде ул.

Шәҗәрә бәйрәме ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырыла. Бәйгедә республиканың 37 районыннан 38 гаилә катнашкан.

– Һәр катнашучы бик зур эш башкарды. Әби-бабаларың хакында мәгълүмат җыю җиңел түгел. Финалга алты гаилә үтте, – ди Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Актаныш районының Иске Кормаш авылыннан килгән Газизовлар гаиләсе Мәнди нәселен барлаган.

– Җиденче буынга кадәр эзләндек. Әлеге эш сабырлык та таләп итә, иренмәү дә кирәк. Өйдән-өйгә кереп, өлкәннәрдән язып калып, Мәнди нәселе шәҗәрәсен төзедек, – ди Рамилә Хамматуллина. – Бу кешенең биш улы, бер кызы туган. Без – бер улының балалары. Агачтагы бер ботак кына без.

Мәнди нәселенең килеп чыгу тарихын да сөйләделәр. Баксаң, Пугачев гаскәрләре Уфа ягыннан Казанга барышлый Актанышта туктап төн куна. Шунда алардан соң бер малай кала. Шул сабыйга Габделмәннан исеме биреп, берәү алып үстерә. Шушы кешедән чыккан нәсел без, ди Рамилә ханым.

Пермьнең Барда районыннан Казанга күченеп килгән Динара Фәхриева үз нәселенең тугыз буынын барлый алган.

– Казанга килгәч, төрле бәйгеләрдә катнаша башладык. Оныгым да бик актив. Ул шәҗәрәбезне барларга тотынгач, бөтенебез эшкә чумды. Сандык төпләрендәге язуларны эзләп табарга туры килде. Нәселең кешеләрен белергә кирәк. Эзләнә торгач, композитор Мәксүт Имашевның да безнең нәселнеке икәнен белдек. Оныгыбызның хезмәте бәяләнсен иде, дибез. Шуңа күрә җаныбыз-тәнебез белән тырышып чыгыш ясыйбыз, – ди Венера Нурсубина.

Кукмара районыннан килгән Санниковлар гаиләсе Иштуган Иксанов нәселен барлаган.  Алар килгән кунакларга үзләренең гаиләләренә генә хас булган гореф-гадәтләр белән таныштырды.

– Биш ел рәттән күңелле чара үткәрәбез. Бу йоланы зур бәйрәмгә әйләндердек. 7 гыйнвар көнне кияүгә чыкмаган кызлар, күзләре бәйләнгән килеш, сарык абзарына керә. Шунда бер сарыкны тотып ала. Шуңа карап булачак кияү күзаллана. Карамы, акмы, яшьме, картмы икәне ачыклана.  Беренче елны бу йоланы үткәргәндә кеше аз булса, узган ел 80нән артык идек, – дип сөйли Ольга Санникова. – Кукмара районында 700ләп мари кешесе яши. Безнең милләт кешеләре биш авылга таралган. Туган авылым Синерьнең бер урамында безнең нәсел генә яши. Садовая дип атала ул. Башта шул урамны Санниковлар дип үзгәртергә тырышып карадык. Бик мәшәкатьле эш икәнен белгәч, туктап калдык. Бөтен туган бер урамда яшәгәч, бик рәхәт. Гаилә бәйрәмнәрен бергәләп уздырабыз. Екатерина апабыз ишегалдына барыбыз да сыярлык итеп өстәл ясатып куйды. Бәйрәмнәрдә аңа җыелабыз. Үзебезнең концерт мәйданчыгыбыз бар. Аңа 100 кеше сыя. Узган ел үзара салым акчасы җыеп, 750 мең сумлык музыка аппаратурасы алып куйдык. Икенче елга авылыбызда Санниковлар паркы ачарга җыенабыз. Нәсел шәҗәрәсен барлаганда 500 кешегә артык. Иң олы туганыбызга – 90, кечкенәсенә – 1 яшь. Нәселебез дәвам итә – киләсе ел башында тагын ике сабый тууын көтәбез.

Әлеге бәйгедә катнашучылар нәселен барлап кына калмаган, алар үзләренең милли ризыклары белән дә сыйлый. Һәркем үзенекен мактап, кунак итәргә тырыша. Җиңүче гаилә монда да аерылып торды. Табыннарында аю итенә кадәр бар иде. Мариларның төп ризыклары  палеш икән. Безнеңчә бәлеш була инде. Әмма эчлеге башка. Өч төрле ит салынган дөгеле бәлештән авыз итәргә теләүчеләр күп булды. Ольга ханымның кунакчыллыгы да үзенекен итте. Безнеңчә чәкчәк, аларча шишар да тиз бетте. Сыйлы нәсел бәйгедә беренче урынны алды. Казаннан Газизҗановлар – Фәхриевлар – икенче, Апастан Вәлиуллиннар өченче булды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү