Азат Абитовка кыйммәтле уколлар ясату нигә кирәк булган?

Азатның сентябрьдә башланган “маҗаралары” дәвам итә: күптән түгел аңа кыйбатлы уколлар ясатырга туры килгән.
Аңа футбол белән шөгыльләнгән чагында зарарлаган аягына операция ясатырга туры килгән иде. Азат ул вакытта: “Операция әйбәт үтте, ләкин табиблар көткәннән әз генә авыррак килеп чыкты”, – диде.


Тик, бер атнадан аякка басачаксың, дисәләр дә, ул ай ярым йөри алмаган. Сәбәбе – аяк бәйләвечләренең дә зарарлануында.
– Аларга да зыян килүе операция вакытында гына билгеле булды. Операциядән соң хәлем көтелгәннән начаррак иде, – ди Азат.
Нәтиҗәдә, Азатка кыйммәтле уколлар салдырырга туры килә. Хәзер инде хәлем яхшыра, ди ул. Шулай да, белгечләр алты өй сакланырга киңәш иткән. Ә бер елдан соң тулысынча төзәлеп бетәчәк, дип ышандырганнар.
Без исә Азатның тизрәк терелеп бетүен телибез!


Фикер өстәү