Коронавирусның иң куркыныч тәэсире аталды

Covid-19 коронавирусыннан соң иң еш була торган куркыныч нәтиҗәсе билгеле. Бу — артериаль кан басымының күтәрелүе. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сөйләде, дип яза Lenta.ru к

«Минем күзәтүләремнән күренгәнчә, коронавирустан терелгән бик күп пациентларда бөтен организм буенча кан тамырларының эластиклыгы кимү аркасында артериаль кан басымын арттыру тенденциясе бар», — дип аңлатты белгеч.

Болибок сүзләренчә, вирус кешенең кан тамырлары системасы торышына тәэсир итә. Моннан тыш, коронавирусның тагын нинди органга йогынты ясавын фаразлап булмый.


Фикер өстәү