Разведкалар тик ятмый, коронавирус һөҗүме дә тукталмый

Дөнья масштабында вакыйгалар кайнар эздән ага. Үткән атнада Тель-Авивтан ерак түгел бер урында Израиль разведкасы Моссад җитәкчеләреннән берсе, Иран атомчысы Фәхризадәне үтерүне оештыручыларның берсе Фахми Хинавиның үтерелүе турында хәбәрләр таратылды.

Үтерү Израиль яшерен хезмәтләре стилендә башкарылды, диләр. Машинасы белән светофорга туктаган разведкачыны автомат пулялары белән теткәләп бетергәннәр. Хәбәрне таратучылар кан үчен Иран разведкасы алды дип баралар. Дәүләт терроры торган саен яңа югарылыкка күтәрелә. Израиль җитәкчелегендә моннан риза булмаучылар күренә башлаган. Оборона министры Бени Ганц көннәрдән бер көнне Израиль Иран ракеталарыннан һәлак булачак дип курка.
Америкада рус разведкасы АКШның Финанс министрлыгы һәм Телекоммуникацияләр һәм мәгълүмат милли идарәсенең серверларын ватып, берничә ай буе хезмәткәрләрнең язышуын укып барган дигән җәнҗал купты. Шул сәбәпле ял көнне АКШта Милли куркынычсызлык советының ашыгыч утырышын җыйдылар. Вашингтондагы Россия илчелеге гаепләүләрне кире кага.

Дөньядагы иң мөһим вакыйгалар һаман да COVID – 19 пандемиясе белән бәйле булып кала. Американың 145 шә­һәренә бу атна башында вакциналар килеп җитәргә тиеш. Иң беренче сәламәтлек саклау өлкәсендәге – 21 миллион һәм картлар йортындагы 3 миллион кеше прививкаланачак. Янкилар үзләрендә эшләнгән Pfizer һәм немецларның BioNTech вакциналарын файдаланалар. Файдасы булса, якындагы ике-өч айда коронавирус һөҗүме кимер дип уйлыйк. Яңа елга кадәр үк инде 20 миллион америкалы вакциналанган булачак, дип әйтә илнең сәламәтлек саклау министры Алекс Азар.

АКШка вакцина сатып ятучы Германия үзендә кырыс локдаун кертеп маташа. 16 декабрьдән башлап бөтен ил буенча азык-төлек кибетләреннән кала барлык кибетләр дә ябыла, мәктәпләр һәм балалар бакчалары бикләнә. Яңа елга массакүләм чаралар оештыру тыела, фейерверклар атмаска киңәш ителә. Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә, 24–26 декабрьдә гаилә кысасында өйләрдә генә җыелып бәйрәм ите­шү рөхсәт ителә, әмма анда да катнашучылар саны чик­ләнә. Социаль челтәрләрдә, имештер, немецлар, коронавирусны аспирин һәм парацетамол белән җиңәргә өйрәнгәннәр дигән тилемсә фейклар таратыла. Германиядә исә эпидемиологик хәл бик катлаулы, аспирин белән генә уңайланырлык түгел. Чикләүләр 10 гыйнварга кадәр дип тәгаенләнә. Шул ара эчендә немецларга башка төбәкләргә барып йөрмәскә киңәш итәләр. Эштән туктарга мәҗбүр булган бизнеска банкротлык янаган очракта дәүләт ярдәме каралган.
Бөекбританиядә вакциналау башланды инде. Әмма аларның үз кайгысы кайгы: һаман да брексит мәсьәләсен хәл итә алмыйлар. Үткән шимбәдә Премь­ер-министр Борис Джонсон белән Еврокомиссия җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен төн уртасына кадәр сөйләшүләр алып бардылар, әмма нәтиҗә юк. Англиядә хәзер халыкны Евросоюз белән аерылышу сәбәпле азык-төлек дефициты башланырга ихтимал дип куркыталар.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү