Татарстанда чыршы сатып алучылар кими

Быел республикада 9,5 мең чыршы һәм 31,5 тонна ылыс ботагы сатуга әзерләнгән. Бу – узган елдагы күрсәткечтән 21 процентка кимрәк: ул чагында Яңа ел алдыннан 11,3 мең чыршы һәм 36,5 мең тонна ылыс ботагы сатылган булган.

«Рослесинфорг» оешмасының Казандагы филиалыннан хәбәр ителгәнчә, урман «сылуы» белән кызыксынуның кимүе халыкның экологияне күбрәк кайгырта башлавына бәйле. Әйтергә кирәк, республикада Яңа елга сатуга чыгарылучы чыршылар махсус питомникларда үстерелә. Димәк, аларны кисү урманнарга зыян салмый.

 


Фикер өстәү