Кәбисә ел кисәтүе сабак булырмы?

Кәбисә ел ахырына якынлаша. Барыбызны да өч ай тирәсе генә тыныч яшәтеп, апрель башыннан ук тормышыбызга үткән, аерым очракларда аны аягыннан алып башына куйган авыр, борчулы ел. Глобаль афәт әле дә дәвам итә, туктарга исәбе юк. Шушы юлларны язарга утырыр алдыннан гына Россиядә вирусның җәмгысы 1424 мутациясе табылган дигән хәбәр килеп иреште. Алар арасында Бөекбританиядә килеп чыккан штамм юк, диделәр. Чынлап та юкмы, паника куптармау өчен генә әйтәләрме, белеп булмый.

Шунысы ачык: ковид хамелеон кебек төсен генә түгел, эчлеген дә үзгәртеп тора. РНК – вирусларга хас үзлек, вакцина ясап кына өлгер. Хәзер җитештерелүгә куелып, инде кулланыла башлаган вакцина ярты елдан яраксызга чыгарга да бик мөмкин. Кыскасы (эчтән генә, ялгышсам ярар иде, диясе килә), ковид – якын елларда бездән беркая да китмәячәк дәвамлы бәла. Ярый да, аерым галимнәр фаразлаганча, үзгәрә-үзгәрә көче, табиблар әйткән патогенлыгы кимүгә китсә. Тик әлегә киресе күзәтелә кебек: Британ утрауларында яралган яңа штамм элеккеләренә караганда 70 процентка йогышлырак, дип яздылар. Йогышлылык белән патогенлык – икесе ике әйбер, әлбәттә. Йогып та томау төшкәндәгечә җиңелчә генә чирләтә икән, куркыныч юк. Әгәр дә ки аның кешене аямау, ялкынсынулар тудыру, организмны эштән чыгару сәләте элеккечә калса, андый үзгәреш-мутациянең нәтиҗәләрен күз алдына китерү дә авыр.
Бусагада торган 2021 ел вирус, аның мутациясе, вакциналар, шуларга бәйле якын киләчәк дигәндә күп нәрсәләргә ачыклык кертер, әлбәттә. Ягъни котыла алганда – зәхмәттән котылу сроклары, алмаганда – ковидлы тормыш кертәчәк өстәмә яңалыклар, туган һәм туачак яңа штаммнарның холкы, явызлыгы, вакциналарның нәтиҗәлелеге, искерү периоды, кеше сәламәтлегенә йогынтысы – ихтимал, күбесе билгеле булыр. Ә менә таҗлы вирус корбаннарының санын, яңадан ничә дулкын яраласын алдан беркем дә фаразлый алмый. Узып баручы елның мартында Җирдә вирус йоктырган 80 мең кеше исәпләнсә, бүген чир бакыйлыкка озатканнар гына да 1,7 миллионнан артып киткән. Җиде миллиардтан арткан кешелек өчен артык күп түгел, дияр кайберәүләр. Шулай, тик пандемия шартларында без әле тугыз гына ай яшибез. Аның күпмегә су­зыласын әлегә беребез дә белми.
Пандемия, локдаун, дистант – бу ят кәлимәләр безнең телгә керер, еш кабатланыр дип тә белмәдек, уйламадык. Медицина да, үлгән кешене терелтерлек дәрәҗәдә үк булмаса да, көчле, ниндидер вирусны гына бөтереп алыр, көнендә-сәгатендә үк егып салыр кебек иде. Әмма олы казанышларга ирешкән, шәп саналган медицина микродөньяның аерым вәкилләре, вируслар цивилизациясе каршында шактый көчсез икән бит. Йөз утыз еллык тарихы булган вирусологиянең шушы көнгә тикле яңа зәхмәткә каршы дару уйлап таба алганы юк. Медицина дигәндә, без бик игътибарга алмаган башка як та бар. Сәламәтлек саклау системасы, төптәнрәк караганда, кешелеккә «аю хезмәте» дә күрсәтеп тора – ул бәндәне исән итәм, яшәтәм дигән булып, чынлыкта аны чирләшкә хәленә чыгара, шунда тота. Башкача әйткәндә, медицина табигый сайланышка киртә куя, шул рәвешле homo sapiens кавемен елдан-елга ныграк зәгыйфьләндерә.
Әлбәттә, без барыбыз да – кешеләр, гуманизм, кешелек­лелек кануннарын гамәлдән чыгарып ташлау авыр. Дөньяга килгән һәркемнең – чирленең дә, гарипнең дә яшисе, нәсел калдырасы, балаларын да, хастамы, түгелме, яшәтәсе килә. Тик табигатьнең, эволюциянең үз законнары. Алар буенча зәгыйфь яшәмәскә, ким дигәндә үрчемәскә, үзе кебекләрне күбәйтмәскә тиеш. Башкача булганда популя­ция­гә юкка чыгу куркынычы яный. Алдынгы саналган илләрдә, язып торуларынча, хәзер абсолют сәламәт затлар сирәк. Галимнәр соңгы йөз елда кешедәге иммунитетның (яшәү көченең) нык начараюын билгели. «Сәламәт кешеләр юк, ныклап тикшерелмәгәннәр генә бар» дигән мәзәк мәзәк булудан туктап бара. Үзе дә бик үк сәламәт булмаган ир белән хатынның дөньяга тагын да зәгыйфь­рәк бала тудырып, медицина ярдәмендә нәселен дәвам итәргә тырышуы, бер яктан караганда, табигатькә каршы бару ул.
Тик табигать дигәнебез кешегә караганда күпкә акыллы. Вирусларда акыл бардырмы, юктырмы – белмибез, тик шунысы мәгълүм: алар Җир йөзендә инде миллион еллар яши. Табигать, шул вирусларны файдаланып, кешелеккә ул баш тарткан табигый сайланышны кайтара түгелме бүген? Шуңа ошаган бит. Вирус корбаннары арасында хроник чирлеләр, төрле химиотерапия яисә трансплантация аркасында иммунитетсыз калган зәгыйфьләр беренче рәттә. Табигать, бер караганда, бөтенләй үк шәфкатьсез кебек. Әмма… Үзе рәхим-шәфкатьне белмәгән, үз ишләрен юк итәргә йөзләрчә төрле корал уйлап табып, аларны камилләштереп яшәгән, бөтен тарихы су­гыш­лардан торган кешелек белән кәнфитләнсә, табигать үзе булудан, ихтимал, туктар иде. Кешедәге шәфкать шәфкатьсезлек белән янәшә тора. Планетаны берничә тапкыр юкка чыгарырга җитәрлек атом-төш коралы хәстәрләп куйганнарның кешелеклелеге хакында сүз куерту гомумән авыр…
Пандемия, кризис, артып, яңартылып торган чикләү-санкцияләр, локаль сугышлар – кем әйтмешли, кирәгеннән артык кәбисә булды бу ел. Яңа елга теләкләр теләгәндә, гадәттә без: «Яңа ел искесеннән яхшырак булсын», – дияргә яратабыз. Аерым кеше өчен андый универсаль теләк үтәлергә мөмкин, үтәлә дә: кемдер яңа фатирга күчә, кемнәрдер язмышларын бәйләп бәхеткә тиенә, яхшы машиналы була, ипотекасын түләп бетерә. Әмма дөнья масштабына күчеп фикер кылганда, ул теләкнең үтәлүе шикле. Чөнки без яшәгән дөнья елдан-ел ныграк катлаулана бара. Чишелмәгән иске проблемаларга өзлексез яңалары өстәлеп тора. Һәр дәүләт акылсызлыкка җиткән үҗәтлек белән юрганны үзенә тарта. Җирдә тәртипсезлек арта, хаос көчәя. Бу – тенденция. Фәнне, техник прогрессны иярләгән кешелек үз эгоизмын канәгатьләндерү белән мәшгуль, ул иртәгене кайгыртмый. Аның белән нинди дә булса иман, әхлак нормалары түгел, ә мин-минлек һәм комагайлык идарә итә. Мондый шартларда, якын киләчәккә, киләсе елларга прогноз, фаразлар бирү бөтенләй үк урынсыз – юл сайланган, тенденция билгеле, тайпылыш көтелми. Вазгыять пандемия катгый кисәтү – табигатьнең кешедәге сансызлыкка җавабы, дип кабул ителгәндә, үтә дә мөһим һәм хәлиткеч нәтиҗәләр ясалганда гына күпмедер үзгәрергә мөмкин. Булырмы ул нәтиҗәләр?

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү