Путин россиялеләрне Яңа ел белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Россия халкын яңа 2021 ел белән котлап, «узып баручы ел үз эченә берничә еллык йөкне сыйдырды, катлаулы булды, әмма Россия аны лаеклы уздырды», дип белдерде. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ яза.

Президентның Яңа ел котлавын беренчеләрдән булып Анадырь һәм Петропавловск-Камачатскида яшәүчеләр күрде, аларда Яңа ел Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә башлана. Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә бәйрәм Төньяк Курилда, Магаданда, Көньяк Сахалинда, ә бер сәгатьтән Верхоянскида, Комсомольск-на-Амуреда, Биробиджанда, Уссурийскида, Находкада, Владивостокта башлана. Тиксида, Мирныйда, Якутскида, Тындада, Благовещенскида, Читада 2021 ел Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә, ә Братскида, Иркутскида һәм Улан-Удэда 19:00 сәгатьтә башлана.

«Төгәл бер ел элек Яңа елны каршылаганда, бөтен дөньядагы кешеләр кебек, без дә яхшы үзгәрешләр турында хыялландык. Ул вакытта нинди сынаулар кичерергә туры киләчәген беркем дә уйламагандыр. Узып баручы ел үз эченә берничә еллык йөкне сыйдырган кебек тоела. Ул һәрберебез өчен катлаулы, борчулы, матди яктан авыр булды, ә кемнәрдер якыннарын, яраткан кешеләрен югалтты», — диде Владимир Путин традицион Яңа ел мөрәҗәгатендә.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, 2020 ел борчуларны җиңеп чыгуга өмет, үзенең иң яхшы һөнәри һәм кешелек сыйфатларын күрсәткәннәр өчен горурлык хисләре белән бәйле булды. Кешеләр арасында ышанычлы, ихлас, чын мөнәсәбәтләрнең, дуслыкның, бер-беребезгә ышанычның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладык.

Президент әйтүенчә, шуңа күрә елны лаеклы уза алдык. «Ата-бабаларының гореф-гадәтләрен ихтирам итә торган бердәм халыкка хас булганча, бу елны бергәләп уздык. Бу батырлык, ярдәмчеллек һәм мәрхәмәтлелек кебек кыйммәтләр безнең йөрәкләрдә, характерыбызда һәм гамәлләребездә чагыла», — дип сөйләде Президент.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында Путин үз чыгышында ветераннарны да телгә алды. «Без нацизм афәтен җиңгән кадерле ветераннарыбызга, фидакарь буынга тиңләшергә омтылабыз. Бернигә дә карамастан без үз бурычыбызны үтәдек — Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы рәвештә уздыра алдык». — дип өстәде ул.


Фикер өстәү