«Яшем 40ка якынлаша, насыйп ярымны ничек табыйм?»

– Яшем кырыкка якынлашып килә. Әмма әле һаман кияүдә түгелмен. Гаиләле булып, балаларымны сөеп яшисем килә. Насыйп ярыңны табарга ярдәм итүче берәр дога юкмы икән? Үз кешеңне кайдан эзләргә? Аптырагач язуым, бер үк гаеп итә күрмәгез.

Исемем редакция өчен генә

Сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде:

– Коръәндә андый догалар бар. Шуларның берсе: «Рабби ләттәзәрни фәрдан вә әнтә хәйрүл вә рисин». Мәгънәсе: Яраббым, мине ялгыз гына калдырма! Син – хәерле мирас бирүче». Әгәр син ул догаларны белмисең икән, Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән насыйп ярыңны сорарга кирәк. Әмма насыйп ярны табу – бүген кеше үзе тудырган проблема. Син бит инде насыйп ярны табарга әзер, аны көтәсең. Әмма сиңа парлы булырга үзең турында артык югары фикердә булуың, тәкәбберлегең комачаулый. Ак аттагы принц һәркемгә тәтеми. Шуңа күрә сөйгәнеңә булган таләпләрне азрак төшерсәң, насыйп ярыңны табарга җиңелрәк була. Монда төп проблема Аллаһы Тәгаләнең сөйгән яр насыйп итү-итмәвендә түгел, ә кешенең рухи хилафлыгында. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Без сезне парлап яраттык», – дигән. Аллаһы Тәгалә һәркемгә үз парын биргән. Бары тик син шушы парыңны ычкындырма гына.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү