Яңа ел шәһәрчекләре арасында уздырылган бәйгегә йомгак ясалды

Традиция буенча, Түбән Камада предприятие-оешмалар тарафыннан төзелгән Яңа ел шәһәрчекләре арасында смотр-бәйге уздырыла.

Бу чарада шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарә советлары да катнаша. Быел, мәсәлән, Химиклар проспектының 72д йортындагы 6нчы подъезды “Иң матур бәйрәм подъезды” номинациясендә җиңү яулады.

Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 6а һәм 8б йортларында яшәүчеләрнең иҗади эше “Иң матур Яңа ел ишегалды” буларак билгеләп үтелде. Химиклар проспектындагы 15нче йортның өлкән вәкаләтле вәкиле Олеся Зюмова “Иң матур Яңа ел чыршысы”, Бакый Урманче урамының 33нче йортыннан Зинаида Скорич “Игътибар үзәгендәге чыршы” өчен бүләкләнде, дип хәбәр итә Түбән Камадагы коллегабыз.


Фикер өстәү