Кыш көне балык тотарга яратучылар өчен КИҢӘШЛӘР

Кышын балык тотуның төп кагыйдәләреннән берсе – беркайчан да чүгәләп утырмаска. Мондый халәттә аякларда кан тамырлары кысыла, ә бу, үз чиратында, тизрәк туңуга һәм хәтта өшүгә китерергә мөмкин.

Өйдән чыгар алдыннан биткә, маңгай-борынга өшүдән саклаучы мазь яки эретелгән каз мае (терлек мае булса да ярый), яисә туңмай сөртү киңәш ителә.

Әлбәттә инде, җылы киенергә. Иң беренче чиратта тән җылысын саклаучы “термобелье” кияргә.  Бигрәк тә аяк киеменә, материалы һәм эшләнелешенә игътибарлы булырга. Аяк киеме су үткәрмәслек, эченә кар кермәслек булырга, кысан булмаска тиеш. Тәҗрибәле балыкчылар битне җилдән һәм суыктан саклау өчен еш кына күзләрне генә күрсәтүче махсус башлык – “балаклава” кия. Мондый башлык битне суыктан, чыннан да бик яхшы саклый. Әмма аның өстеннән җылырак тагын бер башлык кияргә кирәк.

Пирчәткәне исә кармак тоту өчен җайлырагын, кирәк булганда, тиз генә салып һәм киеп була торганын сайлап алу шарт. Аның материалы кулларны җилдән, судан һәм суыктан бик әйбәт саклый торган материалдан эшләнгән булырга тиеш.

Фото: deepersonar.com


Фикер өстәү