Табиб имбирның зыяны булуы турында кисәтте

Имбир иммунитетны ныгытырга һәм организмны инфекцияләрдән сакларга ярдәм итә. Әмма аны ничек куллансаң әйбәтрәк? Табиб-терапевт, диетолог Марина Черняева Sputnik радиосы хәбәрчесенә шул хакта сөйләгән, дип яза “РИА Новости”. Аның әйтүенчә, имбирда витаминнар һәм файдалы микроэлементлар күп. Моннан тыш ул бик көчле антиоксидант булып тора, ялкынсынуны бетерүгә, матдәләр алмашын тизләтүгә ярдәм итә. “Имбирны теләсә ничек кулланырга мөмкин. Әйтик тамырын чи килеш угыч аша үткәреп, бал белән ашарга, чәйгә салып эчәргә, аннан төрле эчемлекләр, төнәтмәләр әзерләргә була”, – дип аңлаткан диетолог.

Аны шулай ук ашка, тәмләткечләргә өстиләр, маринадлыйлар. “Маринадланган имбир көнчыгыш халыклары ризыгы санала. Бу очракта ул бактерияләргә, паразитларга каршы үзенчәлекләргә дә ия була.
Имбирдан кәнфитләр һәм цукатлар да әзерлиләр. Хәтта болай да сихәтле үзенчәлекләре сакланып кала. Диетолог әйтүенчә, имбирны күп куллануның зыяны юк. Шулай да килограммлап ашарга кирәкми: бер тапкыр ашаганда 80-100 граммнан арттырмау хәерле.


Фикер өстәү