Яңа тормышның 30 елы: Казанда Минтимер Шәймиевкә багышланган интерактив күргәзмә ачылды

Казанда «Республика затлары» дип исемләнгән күргәзмәләр циклы эшли башлады. Казан ярминкәсе территориясендә урнашкан «Россия – минем тарих» тарихи павильонында урнашкан күргәзмәнең беренчесе Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган.

2021 елга «Россия – минем тарих» мультимедиа паркында Татарстанның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә багышланган «Республика йөзләре» дигән күргәзмәләр циклы башлану планлаштырылган иде. Әлеге цикл интерактив күргәзмә рәвешендә 20 гыйнвар – Минтимер Шәрип улының туган көнендә ачылды. Беренче күргәзмә Татарстан тарихындагы төп вакыйгаларның берсе – беренче Президентыбызның бөтен халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулуга багышланган.

– Быел Татарстан яңа тормышка аяк басуының 30 еллыгын билгеләп үтә. Минтимер Шәрипович республикабызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм икътисади үсешен саклап калу өчен гаять катлаулы чорда Дәүләт башлыгы итеп билгеләнде. Һәм, дөресен әйтик, ул республика җитәкчесе буларак бик күп өлкәләрдә көченнән килгәннең барысын да эшләде, Татарстанның бүгенгесе матур булсын өчен әйтеп бетергесез өлешен кертте. Бу уникаль күргәзмә дә Минтимер Шәриповичның Татарстанның үсеш тарихына керткән бәһасез эш-гамәлләренә багышланган. Без Минтимер Шәриповичка ул биргән дәресләр һәм ул эшләгән еллардагы һәм бүгенге ярдәме өчен бик рәхмәтле, – дип сәламләде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Күргәзмәнең ачылыш тантанасында Минтимер Шәймиев үзе катнаша алмады. Моны Фәрит Мөхәммәтшин «төрле сәбәпләр, шул исәптән шәхси тыйнаклыгы аркасында» дип аңлатты.

Әлеге интерактив күргәзмә ун көн дәвамында – 30 гыйнварга кадәр эшләячәк. Алга таба биредә республика тарихында үз эзләрен калдырган башка затларга багышланган экспозицияләр урын алачак. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте. Ә әлегә теләгән һәр кеше, бирегә килеп, Минтимер Шәймиевнең 1990 нчы еллар башыннан – Президент вазыйфасына керешкән чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге эшчәнлеге белән таныша ала. Моның өчен тарихи паркның 26 залында 133 экран урнаштырылган. Заллар исә республиканың иң яңа тарихындагы мөһим вакыйгалар турында сөйләүче фото һәм видеокадрлар белән баетылган.

Күргәзмә «1990 нчы еллар», «2000 нче еллар» һәм «2010 нчы еллар» (2020 елны да кертеп) бүлекләреннән тора. Алар Татарстан Дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне, Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгын, 2013 елгы Универсиаданы үткәрү, төрле социаль программаларны тормышка ашыру һәм башка тантаналардан фото һәм видеоматериалларны үз эченә ала.

Күргәзмә ачылу тантанасында Минтимер Шәймиевнең эш-гамәлләре сурәтләрдә генә тасвирланып калмыйча, чарага килгән кунакларның хөрмәт сүзләре аша да искә алынды.

– Минтимер Шәрипович һәрвакыт ярдәмсез калган, аз керемле кешеләргә ярдәм итәргә омтылды. Ул эшсез, йортсыз калган меңләгән гаиләне яңа йортлы итте, аның тырышлыгы белән торак фонды барлыкка килде. Моннан тыш, ул рухи кыйммәтләрне кайгыртуга да зур өлешен кертте һәм бүген дә бу эшчәнлеген дәвам итә. Бүгенге күргәзмә Татарстанның яңа тарихын яктырта. Аны һәркем килеп күрсә иде, – дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков.

 

«Россия – минем тарих» паркы Оренбург тракты, 8 йорт адресы буенча урнашкан. Күргәзмәләргә керү бушлай.

 

Лилия Гыймазова

«Татар-Информ» фотолары


Фикер өстәү