Казанда уникаль очрак булган: коронавирус йоктырып үпкәсенең 95%ы зарарланган хатын-кыз бәби тапкан.
Казанда яшәүче Юлия Бондарь көмәнлелегенең 30нчы атнасында үзен начар хис итә башлый. Температурасы күтәрелә, соңрак аңа коронавирус диагнозы куялар, үпкәсенең 25%ы зарарланганлыгы ачыклана. Бер атнадан үпкәсенең 95%ы зыян күргәнлеге билгеле була.
Яшь әнине тиз арада Республика Клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә озаталар. Кесарево ярдәмендә баланы дөньяга китерәләр. Бала иртә туса да сәламәт була. Ә әнисенә бер ай реанимациядә ятарга туры килә. Юлиянең гомерен саклап калу өчен табиблар командасы зур көч куя. Ул авырудан тернәкләнеп тиздән өенә чыгарга тиеш, аны улы белән очрашу көтә.