Авиаһәлакәттә футбол клубы президенты һәм дүрт футболчы һәлак булган

Бразилиянең Порту-Насиунал шәһәре тирәсендә 24 гыйнварда «Пальмас»футбол клубының президенты һәм дүрт уенчысы булган шәхси самолет һәлакәткә очраган. Пассажирларның берсе дә исән калмаган, дип хәбәр итә Globoesporte порталы.

Самолет һавага күтәрелгәч тә ватыла. Портта Рануле капкачысы (27 яшь), сакчылар Лукас Пракседес (28 яшь), Гильерме Ноэ (28 яшь), ярымсакчы Маркус Молинари (23 яшь), клуб президенты Лукас Мейра (32 яшь) һәм Вагнер самолеты пилоты булган. Һәлак булучылар Вил-Нова командасы белән матчка оча торган була.

«Пальмас» ка 1997 елда нигез салынган.


Фикер өстәү