Идәнгә төшкән ризыкны балаларга ашаткан Казан пешекчесен эшеннән җибәргәннәр

Пешекче пилмәннәрне кулыннан төшереп җибәргәч, идәннән җыеп алып, кәстрүлгә салган.
Казанның 130нчы мәктәбендә бер укучының әнисе, ата-ана контрольлеге кысаларында мәктәптә дежур торганда, әнә шундый күңелсез хәлгә тап булган.

— Пешекче минем күз алдында пилмәннәрне идәнгә койды. Шуннан аларны җыеп алып, кәстрүлгә салды. Балалар идәннән җыеп пешерелгән шушы пилмәннәрне ашады. Укучылар төшке ашка, чиратлашып, сыйныфлап килә. Кайберләре аяк киемен дә алыштырып тормый. Урамда эт тизәкләрен таптап йөргән ботинкалары белән ашханәгә керә, шуннан шушы пычрак идәндә аунаган ризыкны ашый. Кызык: бу пешекчеләр өйләрендә дә ризыкны идәннән алып ашыймы, әллә безнең балаларны гына шулай ашатамы икән? Ата-аналарның күз алдында шундый хәлләр булып торганда, без югында ничек икән? – дип язган ана кеше социаль челтәрләргә.
Күпләр мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, дип бу ханымга ышанып та җитмәгән. Әмма Казан мэриясендә идәнгә төшкән ризыкны балаларга ашатулары турында хәбәр расланган. Шуңа күрә ваемсыз, шапшак пешекчене эшеннән азат итү турында карарга киленгән.


Фикер өстәү