Бер альфонс сөяркәсенең акчаларын урлап качкан

Бөгелмәдә яшәүче бер ирне ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Аны «урлау»җинаять маддәсе буенча гаепле дип табалар. Әлегә хөкем карары үз көченә кермәгән, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Ммәхәббәт «чып-чыклары» арасында низаг чыккан. Ызгышканнан соң, ир шәһәрдән китәргә булган. Әмма аның сәфәргә акчасы булмаган. Шул чакта ул өйдәшенең банк картасын ала һәм пин-кодны белеп, 20 мең сум акчасын урлый. Акчаның бер өлешен шунда ук тотып бетерә. Акча алганда, банк 600 сумлык комиссия дә тотып кала, чөнки ул кредит картасы булып чыга.


Фикер өстәү