Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» посткроссингы сервисы аша кабул иткән открытканы инстаграмга куеп, бөтен дөньяга таралган татарларны туган телдә открыткалар бирешергә өндәгән.
– Дуслар, узган атна ахрында хатлар язарга чакырганнан соң, миңа менә шундый матур татар открыткасы килде 👍 Анда @tatarhatlar барлык милләттәшләребезне татарча хатлар язарга һәм матур открыткалар белән алышырга чакыра. Əйдәгез, без дә кушылыйк, – дигән Рөстәм Миңнеханов.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Узган атнада сервисны оештыручылар республика җитәкчесенә флешмоб оештыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде.